Яңалыклар
5 гыйнвар 2025, 17:19

Бурдан кала, уттан калмый

Статистика буенча Русиядә һәр егерменче янгын балалар шаяруы яки ут белән саксызлык нәтиҗәсендә килеп чыга. 

Бурдан кала, уттан калмыйБурдан кала, уттан калмый
Бурдан кала, уттан калмый

Балалар, өйдә үзләре генә олылар каравыннан мәхрүм, читтә калып, үзләренә шөгыль эзлиләр. Күзгә эләккән шырпылар янгынга сәбәп була. 

Төрле материалларга ут төртеп эксперимент ясау теләге, шырпы белән эш итү күнекмәләренең булмавы, кагыйдә буларак, балалар өчен дә, әйләнә-тирәдәгеләр өчен дә кайгылы нәтиҗәләргә китерә. 

Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк булуы турында күпләрнең ишеткәне бардыр, мөгаен. Әмма, кызганычка каршы, бу кагыйдәне барысы да үтәми. 

Шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләрен үтәү һәм тирә-юньдәге кешеләр өчен куркыныч булырга мөмкин уйланылмаган гамәлләргә юл куймау бик мөһим. 

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Бурдан кала, уттан калмый
Бурдан кала, уттан калмый
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас