Яңалыклар
30 декабрь 2024, 15:29

Рәхәтләнеп шуалар

Эшмәкәр Ранис Янбирдин Бөрҗән районында күтәргечләр белән тюбинг трассасы булдырган.

Рәхәтләнеп шуаларРәхәтләнеп шуалар
Рәхәтләнеп шуалар

Эшмәкәр Ранис Янбирдин Бөрҗән районында күтәргечләр белән тюбинг трассасы булдырган.

 

Үз идеясе белән ул хакимияттә "Эшкуарлык сәгате" кысаларында мөрәҗәгать иткән һәм муниципаль субсидия алу конкурсында катнашкан иде. Урындагы хакимият бизнесменга трасса өчен күтәргеч сатып алырга ярдәм иткән һәм аңа чыгымнарның бер өлешен - 500 мең сумны компенсацияләгән.

- Башкортстанда "Эшкуарлык сәгате" үзен кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашуларның нәтиҗәле форматы буларак күрсәтте, - диде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Зөһрә Гордиенко. - Мондый практиканы куллану эшкуарларның хакимият белән әңгәмәгә җәлеп ителүен арттыра, бу бизнес-проектларны гамәлгә ашырганда нәтиҗәле чишелешләр табарга мөмкинлек бирә.

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас