Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 декабрь 2024, 10:46

Нәрсәгә әзер булырга кирәк!

2025 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа законнар.

Нәрсәгә әзер булырга кирәк!
Нәрсәгә әзер булырга кирәк!

2025 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа законнар.

 

РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин 2025 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк яңа законнар турында сөйләде. Алар арасында – социаль стандартларны күтәрү, миграция законнарындагы үзгәрешләр һәм балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклау буенча яңа чаралар каралган.

 

  1. Хезмәт хакының минималь күләмен арттыру

2025 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) 22 440 сумга кадәр артачак. Русиядә 4,2 млн хезмәткәрнең хезмәт хакы үсәчәк, аларның күбесе бюджет өлкәсендә эшли. Шулай ук, МРОТ нигезендә исәпләнә торган социаль пособиеләр һәм түләүләр күләме арта. Бу карар, катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, гражданнарның тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән.

 

  1. Эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү

Яңа елдан хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче пенсионерлар өчен пенсияләрне индексацияләү яңартыла. Бу карар Президент Владимир Путин тырышлыгы белән булдырылган.

 

  1. Миграция законнарында яңа кагыйдәләр

Законсыз миграциягә каршы көрәш өчен берьюлы берничә яңа норма үз көченә керә:

Фиктив никахлар белән көрәш. Әлеге яңа закон гражданлык алу өчен фиктив гаиләләр булдыручы мигрантларга карый.

Чит ил гражданнарының Русиядә вакытлыча яшәү көннәрен кыскарту. Яңа карар Русия территориясендә озак вакыт законсыз яшәү мөмкинлеген чикләячәк.

Чит ил гражданнары өчен сим-карталар санын чикләү. Хәзер мигрантлар үз исеменә барлыгы 10 сим-карта терки алачак, бу мошенниклык очракларын киметергә тиеш, ди белгечләр.
2024 елда миграцияне контрольдә тотуны көчәйтүгә юнәлтелгән барлыгы 14 закон кабул ителде.

  1. Балигъ булмаганнарга вейплар саткан өчен җаваплылыкны катгыйландыру

Хәзер 18 яшькә җитмәгән затларга вейплар сатучыларга җинаять җаваплылыгы каралган. Көчәйтелгән чикләүләр балигъ булмаганнарның сәламәтлеген саклауга һәм начар гадәтләр таралуны булдырмауга юнәлтелгән.

«Вейп сатучылар безнең балалар сәламәтлеге бәрабәренә баерга тиеш түгел», – дип шәрехләгән әлеге карарны Вячеслав Володин.

 

  1. Парлар аерылышу өчен түләү хакы 5 меңгә кадәр арта.

1 гыйнвардан аерылышу өчен түләү пошлинасы сизелерлек арта. Ир белән хатынның һәркайсына элеккеге 600 сум урынына 5 мең сум түләргә туры киләчәк. Гаиләнең ике яктан да үз ризалыгы белән яки суд аша аерылулары да мөһим түгел.

 “Гаилә елы” ахырында кабул итлгән канун арытаба никадәр нәтиҗәле булыр, күрербез.

 

Фото: kubanombudsman.org

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: