Конкурс «Демография» милли проектының «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ул гаилә спорт традицияләрен ныгытуга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.
"Конкурсның идеясе спортны безне көчлерәк, сәламәтрәк һәм бәхетлерәк итә торган яшәү рәвеше буларак танытуда. Без нәкъ менә гаилә спортына басым ясадык, чөнки якын кешеләрнең үрнәге иң йогышлысы. Әгәр өлкән буын спорт белән шөгыльләнә һәм аны ярата икән, аларның балалары да бу гадәтне яшьтән үк сеңдерәчәк үзләренә", - дип билгеләп үтте илнең Спорт министры Михаил Дегтярев.
Уфадан Протасовлар гаиләсе «Русиянең иң нык спорт сөйгән гаиләсе» Бөтенрусия конкурсында «Спорт чемпионнары» номинациясендә көмеш призер булды. Гаилә башлыгы Сергей Евгеньевич физик культура белән актив шөгыльләнә, ә әнисе Ольга Юрьевна чаңгы ярышлары буенча 1 разрядка ия. Әти-әниләр үзләренең дүрт кызына үрнәк булганнар икән.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Хөкүмәте порталы.