Яңалыклар
28 декабрь 2024, 05:27

Синоптиклар һава торышын фаразлады

Нәрсә көтә безне?

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген көндез бераз кар явачак, урыны белән җепшек кар, төбәкнең көньягында күпләп явуы да ихтимал.  Аерым районнардабозлавык, электр чыбыкларына һәм агач ботакларына кар  ябышуы көтелә, юл кырыйларына кар салачак, бозлавык булачак. Һава температурасы көндез 0, -5 градус.

Якшәмбе көнне, 29 декабрьдә, шулай ук бераз кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -7,-12 градус, төнлә -4, -9 градус.

Дүшәмбе көнне, 30 декабрьдә,  урыны белән янә бераз кар явуы ихтимал. Җил көнбатыштан талгын. Һава температурасы төнлә -7,-12 градус, аязытканда -17, -22, көндез -4, -9 градус. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас