Яңалыклар
28 декабрь 2024, 09:02

Башкортстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр

Мондый инициатива белән КПРФ депутатлары чыгыш ясады. Тиешле закон проекты РФ Дәүләт Думасына кертелде.

Башкортстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәрБашкортстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр
Башкортстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр

Федераль канунга төзәтмәләр белән вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга тәкъдим ителә.

Аңлатма язуында закон проектының үзенең төп максаты - никотинлы сыеклыкларны, шулай ук никотинсыз сыеклыкларны һәм аларны куллану өчен билгеләнгән җайланмаларны ваклап сатуга тулысынча тыю кертү юлы белән Русия Федерациясе гражданнарының сәламәтлеген саклауны тәэмин итү, диелә.

Бүгенге көндә Дания, Норвегия, Канада, Төркия, Бразилия, Мексика, Панама, Уругвай, Аргентина, Һиндстан, Малайзия, Ливан, Гонконг, Сингапур, Иордания, Оман, Катар һәм Филиппиннарда вейплар яки сыеклыклар сатуга карата тыюлар яки катгый чикләүләр гамәлдә.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: sobaka.ru.

Башкортстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр
Башкортстанда вейплар һәм алар өчен сыеклыклар сатуны тулысынча тыярга мөмкиннәр
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас