Бүген, ягъни 27 декабрьдә, республика җитәкчесе Радий Хәбиров Караидел елгасы аша салынган Шакша күперен ачу чарасында катнашты. Объект "Хәвефсез сыйфатлы юллар" милли проекты булышлыгында ремонтланды.
1984-нче елда төзелгән күпер бик искергән иде. Яңасы чыдамлы булсын өчен реконструкцияләүдә 1600 тоннадан артык металл конструкцияләр файдаланылган. Трасса буенча заманча яктырту баганалары, барьер һәм култыксалар урнаштырылган. Күпер өстендә уңайлы автомобиль хәрәкәте өчен 4 полоса ясалган, ул машиналар бөкесе хасыйл булмаска ярдәм итәчәк. Күпер тирәсендәге территорияне төзекләндереп бетерү эшләре 2025 елга тәгаенләнгән.
Төбәк җитәкчесе республикадагы башка күперләрдә дә эшләрне төгәлләү мөһимлеген билгеләде. Мәсәлән, шул исәптә, Агыйдел елгасы аша Уфадан чыккан юлдагы Затон күперен ремонтлау да күзаллана.
- Уфа - елгалардагы шәһәр һәм күперләр безгә бик кирәк. Әле менә Уфа тагын бер яңартылган күпергә баеды. Ул кимендә 50 ел хезмәт итәргә тиеш. Аны төзүгә 2 млрд. сум күләмендә федераль акчалар җәлеп ителде. Яңа ел алдыннан Шакша күпере республика халкына яхшы бүләк һәм аны бүләк итүебезгә шатбыз, - диде Радий Хәбиров.