Радий Хәбиров Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча баш идарәсе, Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләрен котлады һәм дәүләт наградалары тапшырды.
"Сезнең хезмәт - иң мөһим, мәртәбәле хезмәтләрнең берсе. Без үз эшен намуслы, кыю һәм югары дәрәҗәдә башкаручы республика коткаручылары белән горурланабыз. Быел гына алар 2 мең кеше гомерен коткарды. Сез шулай ук башка төбәкләргә һәм илләргә ярдәм күрсәтәсез. Быел апрельдә Ырынбур өлкәсендә җимергеч су ташкыннары нәтиҗәләрен бетерүдә катнаштыгыз. Моның өчен Ырынбур халкы сезгә бик рәхмәтле.
Коткаручылар һәм янгын сүндерүчеләр МХО барган зонага гуманитар ярдәм илтүдә зур ярдәм күрсәтә. Бу - гомум 15 мең тоннадан артык авырлыктагы 142 колонна. Алар шулай ук МХО зонасыннан ялга кайтучы хәрбиләрне - 320дән артык конвой - озатып йөрүдә зур ярдәм күрсәтә. Без бу эшне махсус хәрби операция тәмамланганчы дәвам итәчәкбез. Бүген залда гадәттән тыш хәлләрдә, гуманитар операцияләр үткәрүдә үзләрен лаеклы күрсәткән чын геройлар утыра",- диде Радий Хәбиров һәм аларның һәрберсенә җылы сүзләрен җиткереп, дәүләт бүләкләре тапшырды.
БР Башлыгы сайтыннан.