Яңалыклар
27 декабрь 2024, 14:40

Министрлык үткән елгы эшләренә йомгак ясады

БР гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова 2024 елга йомгак ясады.

Министрлык үткән елгы эшләренә йомгак ясадыМинистрлык үткән елгы эшләренә йомгак ясады
Министрлык үткән елгы эшләренә йомгак ясады

Үтеп баручы ел Русия президенты Владимир Путин игълан иткән Гаилә елы билгесе астында үтте дип билгеләде чыгышында Ленара Иванова. Башкортстанда исә ул Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр хакында кайгыртучанлык күрсәтү елы исеме астында үтте. Бу елның мөһим ике юнәлеше буенча эшләгәндә күпсанлы катлаулы һәм җаваплы бурычларны чишәргә туры килгән.
"Русиядә гаиләләргә ярдәм күрсәтү - ул үтеп баручы ел йомгаклары буенча без горурланырлык әйбер. Без күп балалы гаиләнең бердәм статусы төшенчәсен алдык, социаль ярдәм күрсәтү һәм аның таләпләре уртак әһәмияткә китерелде, туымны күтәрү программасы эшли башлады, кыйммәтләр пропагандасы актив эшли. Гаиләләргә төрле яклы ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән "Гаилә" милли проекты "Демография" милли проектының киңәйтелгән дәвамы булачак",- диде министр.
Ул шулай ук һәр гаиләгә квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге булсын өчен "Гаилә МФЦ"сы проектының әһәмиятен билгеләде.
Инвалидларның проблемаларын чишү мәсьәләсендә зур эшләр башкарылган. Әйтик, быел Башкортстан "Киртәләрне җимереп" Өченче Бөтенрусия форум-фестивален үткәргән. Бу җәһәттән быел Уфада "Салют" Республика реабилитация-белем үзәге ачылган. Анда эшләүче комплекслы реабилитация һәм абилитация моделе уникаль һәм ул практиканы бөтен илгә таратыру планлаштырыла. Ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр өчен "Именлек" геронтология үзәгенең яңа корпусы сафка бастырылган. Шулай ук биредә менталь авырулы инвалидлар өчен көндезге файдалы мәшгульлек проекты эшли башлаган. Анда тегү, чүлмәк остаханәләре ачылган. Быел өлкән инвалидлар өчен югары реабилитацион куәткә ия булган сертификатлар эшли башлады. Социаль такси хезмәте эшли башлады, аның эшенә карата яхшы кайтавазлар килә.
Алдагы ел Русиядә дә, Башкортстанда да махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланачак. Бу җәһәттән күп чаралар планлаштырылган. Ярдәм чаралары тагын да артачак, егермеләп яңа чаралар пәйда булачак. Алар туризмга, шәҗәрә булдыруга, белем алуга кагылышлы. Чаралар пакетына читтән торып эшләү вариантлары да керә.
"Демография" милли проекты чикләрендә республика мәшгульлек хезмәтләрен яңарту программасы да булдырылачак. Ул эчке һәм тышкы үзгәрешләр кичерәчәк. Бүгенге көндә "Русия эшләре" кадрлар үзәкләре әзерләнгән. Сибайда һәм Дуван районының Мәсәгуть авылында модульле ике кадрлар үзәге төзелгән.
Яңартылган кадрлар үзәге "бер тәрәзә" прицибы буенча эшлиләр һәм алар тормышчан һәм бизнес-ситауацияләр комплексларын тәшкил итә. Мәшгульлек хезмәте хезмәткәрләренең яртысы укып чыкканнар һәм эшнең яңа стандартларын өйрәнгәннәр.
Комплекслы модернизациядә катнашу аркасында мәшгульлек үзәкләре хезмәтләрен алган эш эзләүчеләр һәм эш бирүчеләр саны 89%ка арткан. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итүче гражданнарның эшкә урнашу вакыты 1,5 тапкырга кимегән.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас