Барлык яңалыклар
Яңалыклар
27 декабрь 2024, 21:17

Контроль-исәп палатасы күпме җитешсезлекләр ачыклый?

Закон бозу очраклары бюджет үтәүне формалаштыруда, дәүләт милеге белән идарә итүдә, дәүләт сатып алуларында табылган.

Контроль-исәп палатасы күпме җитешсезлекләр ачыклый?
Контроль-исәп палатасы күпме җитешсезлекләр ачыклый?

2023 елда Башкортстан Контроль-исәп палатасы 12 млрд. сумнан артык суммага закон бозу очракларын ачыклаган. 2024 ел отчеты исә әзерләнү дәрәҗәсендә. Закон бозу очраклары саны 900дән артып китә, дип белдерде БР контроль-исәп палатасы рәисе урынбасары Елена Теняева.
Закон бозу очраклары бюджет үтәүне формалаштыруда, дәүләт милеге белән идарә итүдә, дәүләт сатып алуларында табылган.
"Ришвәтчелек билгеләре булган закон бозу очракларын бик җитди дип саныйм, аларның закон бозучылар өчен авыр нәтиҗәләргә китерүе мөмкин", -дип билгели Елена Теняева.
Әйтүенчә, тикшерүләр планы Контроль-исәп палатасы алган контроль чаралар, эксперт-аналитика алымнар нәтиҗәләре материаллары нигезендә формалаша. Шулай ук мотлак рәвештә БР Башлыгы, Корылтай депутатлары тәкъдимнәре искә алына һәм тикшерүләр планына кертелә. "Шулай ук җирле үзидарә башлыклары һәм РФ Контроль-исәп палатасы керткән тәкъдимнәрне карыйбыз", -ди Елена Теняева.

Фото: ufa.rbc.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: