Яңалыклар
27 декабрь 2024, 09:07

Батырларга медаль тапшырылды

Махсус хәрби операциядә катнашучы Илеш районы егетләре Русия президенты Владимир Путин указы белән Жуков медаленә лаек булдылар.

Батырларга медаль тапшырылдыБатырларга медаль тапшырылды
Батырларга медаль тапшырылды

"Конг", "Ландыш", "Федор" позывнойлы сугышчыларга яу кырында күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен югары дәүләт наградалары тапшырылды.
Аларга кадәр РФ Хәвефсезлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев Уфада МХОда катнашучы 6 хәрбинең өчесенә - "Батырлык өчен", икесенә - "Кыюлык өчен" икенче дәрәҗә һәм бер Жуков медальләрен тапшырган иде.
Искә төшерәбез: МХО зонасында хезмәт итү буенча контрактка кул куярга теләүчеләр илнең хәрби ведомствосының 117 саны буенча бердәм белешмә телефонына шалтыратып кызыксындырган сорауларын бирә алалар. Шулай ук Ситуация үзәгенең 122 яисә (347) 218-19-19, һәм "Мои документы" күпфункцияле үзәге офисларына шалтыратырга мөмкин. Сайлап алу пунктының телефоны: (347) 248-29-31.

"Башинформ" буенча.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас