Яңалыклар
24 декабрь 2024, 11:03

Дмитрий Медведев Уфага килде

Дмитрий Медведев, Игорь Комаров һәм Радий Хәбиров Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген Уфага Дмитрий Медведев килде. 

24 декабрьдә Уфада илнең Иминлек Советы Рәисе урынбасары, “Бердәм Русия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведев, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров һәм Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Исегезгә төшерәбез, Уфаның яңартылган совет мәйданында һәйкәлне 2022 елның 11 октябрендә ачтылар. Аның авторы – Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков. Скульптура композициясе Бөек Ватан сугышы фронтларында батырлык күрсәткән легендар 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларына һәм Ватан өчен гомерләрен биргән барлык ватандашларга багышлана.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас