Яңалыклар
24 декабрь 2024, 04:17

Башкортстанда яңа телеканал эшли башлаячак

Канал рәсми рәвештә 2025 елда ачылыр дип көтелә. 

https://op.bashkortostan.ruhttps://op.bashkortostan.ru
https://op.bashkortostan.ru

Башкортстанда “Сангать” дип аталган яңа телеканал эшли башлаячак. Бу хакта Уфа дәүләт сәнгать институтының тәрбия, иҗат һәм яшьләр сәясәте буенча проректоры вазифаларын башкаручы Зиннур Сөләйманов хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, быел республиканың Заманча драматургия һәм режиссура үзәге “Башкортостан” киностудиясе белән берлектә Башкортстан халыклары мәдәнияте турында яңа телеканал булдыруга Мәдәни инициативаларның президент фонды грантын откан. Әйткәндәй, Зиннур Сөләйманов Заманча драматургия һәм режиссура үзәгенең сәнгать җитәкчесе булып тора.

Каналның төп контенты Башкортстанда профессиональ һәм үзешчән коллективлар, шул исәптән республикабызда яшәүче төрле халыкларның мәдәни үзәкләре, мәдәни-тарихи үзәкләр үткәргән вакыйгаларга һәм чараларга багышланачак. Шулай ук патриотик тапшыруларны трансляцияләү планлаштырыла.

“Русия Президенты Владимир Путинның илебезнең мәдәни һәм рухи кыйммәтләрен саклау турындагы указы буеннча эшләү яңа телеканалның нигез ташларының берсе булачак. Киләсе ел башында контент җыя һәм тест режимында эшли башлаячакбыз. Каналның кабельле тапшырулар челтәре дә, социаль челтәрләрдә интернет-варианты да булачак. Каналның рәсми ачылуы 2025 елда көтелә, төгәл датаны соңрак хәбәр итәрбез”, – диде спикер 23 декабрьдә Башкортстан Иҗтимагый палатасының Русиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча дәүләт сәясәте нигезләрен гамәлгә ашыру комиссиясе утырышында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас