Яңа ел каникуллары чорында республика территориясендә кибетләрдә алкоголь продукциясен сатуга вакытлыча чикләүләр кертелә:
✔ 3, 4 һәм 5 гыйнварда – 17:00дән икенче көннең 10:00 сәгатенә кадәр;
✔ 6 гыйнварда – 17:00дән 23:00 сәгатькә кадәр.
Шунысын әйтергә кирәк: әлеге чикләүләр кибетләрдә ваклап сатуга гына кагыла. Барларда һәм рестораннарда алкогольле эчемлекләргә заказ бирү үзгәрешсез кала.
Алкоголь продукциясен ваклап сату өлкәсендәге барлык сораулар белән Башкортстанның Сәүдә министрлыгы белгечләренә мөрәҗәгать итәргә була.
Элемтә өчен телефоннар: 8(347) 218-09-81, 8(347)218-09-86, 8(347)218-09-87.