2024 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 250 млрд сумнан артык булачак.
Бүген Премьер-министр Андрей Назаров җитәкчелегендәге Башкортстан Хөкүмәте утырышында авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгак ясалды.
Агросәнәгать секторы төбәк икътисадының флагманнарының берсе булып тора, дип билгеләп үтте Андрей Назаров. Башкортстан тотрыклы рәвештә сөт, ит, бал һәм азык-төлек җитештерүче иң эре аграр төбәкләр рәтенә керә.
– Быел безнең аграрийларга бик катлаулы шартларда эшләргә туры килде. Әмма тармак алдында торган төп бурычлар уңышлы гамәлгә ашырылды, – диде ул.
Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бу мәсьәләләр турында җентекләбрәк сөйләде.
Аның әйтүенчә, 2024 елда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 250 млрд сумнан артык булачак. Тулаем продукция индексы планда 100,1 процент булса, гамәлдә ул 101 процент дәрәҗәсендә көтелә.