Мөһим вакыйга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү алдыннан узды, республика халкы моңа зур өлеш кертте.
Һәйкәлне М-12 «Восток» федераль трассасына керәчәк «Волга» М-7 автоюлы участогын реконструкцияләү барышында куйдылар.
— Киләсе елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәк. Әлеге истәлекле дата алдыннан без данлыклы якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гайсин улы Гәрәевка һәйкәл ачабыз. Бу кешенең язмышы безне рухландыра, һәм без республикада аның белән горурланабыз. Аның истәлеген изге итеп саклыйбыз. Һәйкәл ачылуның Муса Гайсиновичның туган җиреннән ерак түгел урнашкан М-12 «Восток» трассасының яңа участогын файдалануга тапшыру белән туры килүен билгеләп үтү аеруча күңелле. Бу символик һәм безнең барыбыз өчен дә мөһим. Партнерларыбызга – «Автобан» компаниясенә һәм «Урал буе» автомобиль юллары федераль идарәсенә әлеге проектны хуплаулары өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Скульптор Андрей Петрович Молчановскийга искиткеч һәйкәл булдыруда катнашканы өчен рәхмәт. Безнең уртак идеябезне тормышка ашырырга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт, — диде Радий Фәрит улы. — Без Бөек Ватан сугышы Геройларының батырлыкларын һәрвакыт хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: БР Башлыгы порталы.