Барлык яңалыклар
Яңалыклар
21 декабрь 2024, 18:38

Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашты

Төбәк җитәкчесе Евразия НОЦ вузара кампусында урнаштырылган Яңа ел чыршысыннан сәламәтлек мөмкинлекләре үзенчәлекләре булган балалар теләкләре язылган 5 чыршы шарын алды.

Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашты
Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашты

Мәсәлән, Уфа районының Подымал авылыннан Венера Әсфаганова курчак турында хыяллана, Стәрлетамактан Матвей Галиуллин машинист булып эшләргә тели, Октябрьскийдан Михаил Долматов трансформер турында, Салават районының Лаклы авылыннан Камил Хәйретдинов тимер юл турында хыяллана.

Уфадан Ишморатова Айзилә энесе Әнвәр өчен өстәл футболы сораган. Аларның әтиләре МХО зонасында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган.

Акциягә кушылу өчен, агымдагы елның 21 ноябреннән 25 декабренә кадәр теләгән һәркем үзенә уңайлы суммага хәйриячелек кылу мөмкинлеге ия.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: "Башинформ".

Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашты
Радий Хәбиров «Теләкләр чыршысы» Бөтенрусия акциясендә катнашты
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: