Алдагы ял көннәрендә Башкортстан халкын 23°тән 0° градуска кадәр һава температурасының тибрәлүе көтә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 21 декабрьдә төнлә бераз кар явачак; көндез дә кар явуы көтелә, урыны белән җепшек кар, кайсыбер районнарда бозлавык барлыкка киләчәк, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы фаразлана. Юл кырыйларында кар сырынтылары хасил булачак. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -13, -18°, аязытканда -23°, көндез -2, -7° градус салкын булачак.
Якшәмбе көнне, 22 декабрьдә, җепшек кар явачак, шулай ук бозлавык, агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы көтелә. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан, урыны белән көчәючән. Һава температурасы төнлә -2, -7°, аязытканда -12°, көндез 0, -5°.
Чыганак: bashinform.ru