2024 елда ел саен үткәрелә торган «Башкортстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге» республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы булды.
Быел конкурста катнашу өчен барлыгы 150 гариза бирелгән: «Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең иң яхшы күпфункцияле үзәге» номинациясендә -74, «РДАУ МФЦның иң яхшы универсаль белгече» номинациясендә - 76 гариза. Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – Башкортстан Республикасы Хөкүмәте аппараты җитәкчесе Азамат Абдрахманов конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле сыннар белән бүләкләде. Хакимият органнары белән бергәләп эшләү нәтиҗәсендә МФЦ алдына куелган барлык бурычлар сыйфатлы һәм вакытында үтәлә. Бу, һичшиксез, үз һөнәреңне яратудан һәм үз эшеңә тулысынча бирелүдән башка мөмкин булмас иде, чөнки сезнең көндәлек хезмәтегез кешеләр белән бәйле, - диде ул сәламләү сүзендә.