Якынлашып килүче Яңа ел алдыннан безнең республикада бүләкләр ясау гадәте бар.
Моннан чыгып, шушы көннәрдә «Союзпромптица» «Профессионалетет» кластерының федераль программасында катнашу кысаларында күп профильле көллияткә бүләк итеп NextVektor маркалы автобус тапшырды. Бу - укучыларны йөртү өчен кирәкле барлык әйберләр белән тулысынча җиһазландырылган, бәясе 5.7 миллион сумнан артып киткән 22 утыргыч урынга исәпләнгән заманча транспорт чарасы.
Әлеге автобус көллият студентларына белем бирү, спорт, экскурсия-туристлык чараларына бару өчен кирәк булыр дип ышанабыз. Бу көллият укучыларына-яшь кешеләргә төрле яклы һәм белемле шәхесләр булып үсәргә ярдәм итәчәк, аларның күбесе укулары тәмамлангач һәм чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшыргач, безнең предприятиегә эшкә урнашырга киләчәк һәм үзләренең һөнәри карьераларын безнең җитештерү бүлекчәләрендә эшләүдән башлаячак. Шул рәвешле, республиканың агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре сафлары сизелерлек ныгыячак.
автор фото Гулия Шагигалина