2025 елда Башкортстанда бюджетчыларның хезмәт хакы артачак.
Бу хакта БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай утырышында киләсе елга республика бюджетын раслау вакытында финанс министры вазифаларын башкаручы Светлана Малинская хәбәр итте. Аның сүзләренчә, 2027 елда уртача хезмәт хакы 70 мең сумнан артып китәчәк.
Дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары турындагы сорауны Дәүләт Җыелышы депутатларының берсе бирде. Аңа җавап итеп Светлана Малинская “мондый хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакы 52 мең сум тәшкил итәчәк” диде. Тиешле чыгымнар бюджетка салынган. Әле ул 49 мең сумнан аз гына артык иде, дип тә өстәде.
“Бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре хезмәткә түләү системасының яңа шартларына күчтеләр, ул оклад өлешен һәм стимуллаштыручы өстәмәләрне үзгәртүгә кагыла. Бюджет учреждениеләренең үзләрендә хезмәт хакы дәрәҗәсен бюджет лимитларыннан һәм үз карамагында булган акчалардан чыгып төзәтү мөмкинлеге бар”, – диде Малинская.
Карап карарбыз инде...