Бүген Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае йортында көзге сессиянең йомгаклау пленар утырышы үтә.
Көн тәртибендә-республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасарлары вазыйфасына кандидатураларны килештерү турында карарлар кабул итү – Депутатлар каравына Башкортстан Республикасы Башлыгы тарафыннан Р.Х.Моратов, У.Т.Кильсенбаев, А.Ф.Абдрахманов, Р. Ф. Газизов, Н.Ю.Полянская, И.Х.Сәгыйтов, И.И.Фазрахманов һәм А.Н.Шелдяев кандидатуралары тәкъдим ителде.
Соңгы укылышта 2025 елга һәм 2026 һәм 2027 елларның план чорына республика бюджеты, шулай ук мәҗбүри медицина страховкалавы территориаль фонды бюджеты проекты каралачак.