Яңалыклар
19 декабрь 2024, 09:49

Президент сорауларга җавап бирә башлады

Аңа 2 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән дә инде.

ru.sputnik.kzru.sputnik.kz
ru.sputnik.kz

Бүген, 19 декабрьдә, Русия Президенты Владимир Путин белән туры линия үтә.

Халык белән аралашу, узган елдагы кебек үк, туры линия һәм матбугат конференциясе форматларында уза. Һәм ул елга йомгак ясау чарасы да булып тора

Әйткәндәй, быел туры линиягә беренче тапкыр ясалма интеллектны җәлеп иттеләр. Ясалма акыл мәгълүматы буенча, торак алу мөмкинлеге, коммуналь хезмәтләр һәм сәламәтлек саклауга кагылышлы сораулар иң актуаль темалар булганнар. Дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйтүенчә, 2024 елда ил халкының халыкара мәсьәләләргә кызыксынуы кимүе күзәтелә.

Туры линия башланганда 2 миллионнан артык мөрәҗәгать килгән иде.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас