Бүген, 19 декабрьдә, ил башлыгы белән сөйләшү булачак.
Русия Президенты Владимир Путин елга йомгак ясаячак һәм халыкның сорауларына җавап бирәчәк. Узган елдагы кебек үк, чара туры линия һәм матбугат конференциясе форматларында узачак.
Президентка сорауларны түбәндәге юллар белән биреп җиткереп була:
Әйткәндәй, быел операторларга шалтыратуларны кабул итәргә ясалма интеллект ярдәм итә, шуңа күрә мөрәҗәгатьләрне эшкәртү вакыты кыскарган. Шул ук вакытта операторлар белән аралашу вакыты чикләнмәгән. Яңа технологияләрне ил халкының сорауларын эшкәртү өчен кулланалар. Ясалма акыл мәгълүматы буенча, торак алу мөмкинлеге, коммуналь хезмәтләр һәм сәламәтлек саклауга кагылышлы сораулар иң актуаль темалар булып торалар.
Башкортстаннан ил Президенты белән туры элемтәгә Рафаэль Хәкимов (“Башинформ”), Руслан Батыргәрәев белән Артур Ханов (БСТ) һәм Виктория Куянова (“Зианчуринские зори”) аккредитация үттеләр. Журналистлар дәүләт башлыгына үз сорауларын бирергә тырышачак.
Туры элемтә Уфа вакыты белән 14.00 сәгатьтә башлана.