Башкортстанда алдагы өч көндә -1°ка кадәр җылытачак.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген кар явачак. Республиканың төньяк районнарында күпләп яауы көтелә. Урыны белән буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык хасил була.
Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан уртача, урыны белән көчле.
Һава температурасы -1, -6°тәшкил итәчәк.
Сишәмбе көнне, 17 декабрьдә, бераз кар явуы, республиканың көньягында көчле буран көтелә. Юлларның аерым участокларында кар көртләре, кар өемнәре хасил булыр.
Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле исә.
Термометр баганалары төнлә -4, -9°, көндез -1, -6°күрсәтер.
Чәршәмбе, 18 декабрьдә, урыны белән кар явачак. Юлларга көрт салыр. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Төнлә -5, -10°, көндез -1, -5°.
Фото: Лилия Гарипова.