Телекорылма урнаштыру исәбенә тавыш элемтәсе һәм мобиль интернет юл участогында һәм аңа якын урнашкан 4 торак пунктында эшли башлаган. Интернет һәм элемтәне тоташтыру "Санлы икътисад" милли проекты максатларына җавап бирә.
Архангельск һәм Инҗәр авылларын тоташтырган төбәк автомобиль юл участогында мобиль интернет челтәре барлыкка килде.
МТСның Башкортстан буенча директоры Егор Фисюк белдерүенчә, автомагистральләрдә ышанычлы мобиль элемтәсе һәм интернет туристлар өчен уңайлылык кына түгел, хәвефсезлек мәсьәләсе дә. Тиз элемтә аварияләр һәм алдан күрелмәгән очракларда ярдәм чакыру мөмкинлеген бирә. Бу таулы урыннарда гаять зур әһәмияткә ия. Ел ахырына кадәр Архангельскидан Инҗәргә кадәр тагын да ике станция эшли башлаячак. Әлеге юл участогы 2025 елда элемтә челтәре белән тулысынча тәэмин ителәчәк.
БР Хөкүмәте сайтыннан.