Бүген Башкорстан Республикасында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын хәвефсезлеген тәэмин итү комиссиясе утырышында Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме көннәрендә янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре тикшерелде.
Видеоэлемтә рәвешендә үткән конференциядә муниципаль район һәм шәһәр округлары советлары вәкилләре катнашты.
Яңа ел бәйрәме һәм Раштуа бәйрәме көннәрендә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү өчен 2024 елның 27 декабреннән 2025 елның 9 гыйнварына кадәр Башкортстан территориясендә янгынга каршы режим кертеләчәк. Муниципалитетларның барысында да 28 декабрьдән 12 гыйнварга кадәр профилактик эшләрнең штаб форматы планлаштырылган.
БР Хөкүмәте сайтыннан.
Фото:telegra.ph