Башкортстан телевидениесе VI Бөтендөнья башкорт корылтаеның пленар утырышын күрсәтәчәк. Уфада старт алган бу чарада Башкортстан, Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән делегатлар катнаша.
Бүген, 13 декабрьдә, "Торатау" конгресс-холлында БР Башлыгы Радий Хәбиров, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашлыгында пленар утырыш үтте.
Телетамашачылар БСТ һәм"Башкортстан-24" телеканалларында пленар утырыштан делегатлар чыгышын карый алачак. Тапшыру 13 декабрьдә 15.00 сәгатьтә башланачак.
Фото: ВК.