"Бөтендөнья Башкортлары корылтае онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Мин бала чактан алып Башкортстан белән кызыксынам, - ди Русиянең халык рәссамы, сынчы Салават Щербаков. - Без Башкорстанның бүгенге көндә барган юлын күрәбез һәм киләчәккә карыйбыз. Корылтайга илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килүчеләрнең барысы да үзе белән халык рухының бер өлешен алып килде. Делегатларның күпчелеге белән танышмын һәм дусмын, мәсәлән, билгеле сынчы Сосланбәк Тавасиев оныгы белән.
Кеше буларак та, сынчы буларак та, Башкортстанга даими кызыксынуым бар. Бу безнең мәдәни һәм тарихи мирасны югалтмау, аны теркәп, киләчәк буынга тапшыру мөмкинлеген бирә.
Әле безнең төбәк үсешенә зур хезмәт салган элеккеге КПСС өлкә комитетының беренче секретаре Мидхәт Шакиров һәйкәле өстендә эшләр бара. Без шулай ук Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләячәкбез. Бу үтә җитди процесс һәм мин аңарда консультант буларак катнашам".
"Башинформ" буенча.