Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 декабрь 2024, 02:52

Игътибар! Башкортстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Җомга җитсә, буран чыга инде ул...

Башкортстанда 13 декабрьнең 20.00 сәгатенә кадәр кар һәм җепшек кар явачак. Төнлә кайсыбер районнарда урыны белән кар ишеп-ишеп явачак, буран чыгачак. Агач ботакларына һәм электр чыбыкларына кар ябышуы фаразлана. Юлларда кар көртләре хасил булачак, бозлавык булуы көтелә.  

Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.

Автомобиль юлларында 500 метрдан ары күренүчәнлек начараюы ихтимал.

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәгеләрне киңәш итә:

- электр линияләре, агачлар, селкенеп торган, ышанычсыз реклама такталары һәм конструкцияләр белән янәшә булудан саклан. Алар янында машинаңны  куйма, бу хәвефле булырга мөмкин.

- руль артында сак һәм уяу бул. Тизлек режимын сакла, хәвефсезлек каешлары һәм машиналарны  узу кагыйдәләре хакында онытма. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: