Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 декабрь 2024, 17:36

Юллар хәвефсез булсын өчен

Башкортстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында якынча нәтиҗәләр буенча 158 км юл ремонтланган.

Юллар хәвефсез булсын өчен
Юллар хәвефсез булсын өчен

Башкортстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында якынча нәтиҗәләр буенча 158 км юл ремонтланган. Шуларның 78 км Уфа агломерациясендә һәм 14,5 км чамасы Стәрлетамак агломерациясендә. Бер ел эчендә төп юл челтәренә керүче 55,6 кмдан артык юл норматив хәлгә китерелде. Моннан тыш, 2024 елда юлларга капиталь ремонт һәм реконструкция үткәрелде, гомуми озынлыгы 54 км дан артык булган яңа объектлар төзелде.

- Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча зур булмаган торак пунктларда яшәүчеләргә транспорт белән барып җитү мөмкинлеген тәэмин итүче юлларга аерым игътибар бирәбез. Мәсәлән, Аскин районында 4,7 км озынлыктагы Аскино–Күңгәк юлын капиталь ремонтлаганнар. Шулай итеп, Кубиязы, Урмиязы, Үтәш, Яңа Кичкилдино, Иске Кичкилдино һәм башка торак пунктларда яшәүчеләр өчен имин йөрү тәэмин ителгән, – дип сөйләде Башкортостан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Любовь Минакова.

Уфада юлларда куркынычсызлыкны арттыру өчен Интеллектуаль транспорт системасын кертәләр. 2022 елдан башлап Уфаның иң күп кеше йөри торган урамнарында 140 светофор яңарттылар, һава шартлары турындагы мәгълүматларны реаль вакыт режимында чыгаручы 2 мәгълүмат таблосы урнаштырдылар, юл хәрәкәте белән идарә итү үзәген булдырдылар, аннан тәүлек буе Уфада транспорт системасы белән идарә итү гамәлгә ашырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: