Яңалыклар
12 декабрь 2024, 05:09

Яңа ел каникулларында ничек ял итәчәкбез?

Яңа елга бик аз вакыт калып бара...

Русиядә Яңа ел каникуллары быел  29 декабрьдә башланачак һәм 2025 елның 8 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип искә төшерәләр БРның Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.

“1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел каникуллары, 7 гыйнвар – Раштуа – эш көне булмаган бәйрәм көннәре, – диләр министрлыкта. – Ял һәм бәйрәм көннәрен  рациональ куллану өчен РФ хөкүмәтенең 2024 елның 4 октябрендә чыккан карарына ярашлы, 4 гыйнвардагы ял көне 2 майга (җомга)  күчерелгән, 5 гыйнвардагы ял көне 31 декабрьгә  (чәршәмбе) күчерелгән.

2025 елда беренче эш көне 9 гыйнварда (пәнҗешәмбе) башланачак. Ә быелгы соңгы эш атнасы 6 көнлек булачак – 23 декабрьдән алып 28енә кадәр.

"Еллык төп яисә еллык өстәмә түләүле отпуск бирелгәндә Хезмәт кодексы маддәсе нигезендә календарь отпуск көннәре санына эш көне булмаган 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8 гыйнварга туры килгән бәйрәм көннәре кертелми”, — дип өстәделәр Хезмәт министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас