Яңалыклар
12 Декабря 2024, 10:03

Тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге

60 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичергән Муллаян һәм Оркыя Сәлимовлар гаиләсе –  туганнары, якыннары һәм аларны белгән һәркем өчен ныклык, тугрылык, ихласлык һәм үзара мәхәббәт үрнәге.

Тугрылык һәм мәхәббәт үрнәгеТугрылык һәм мәхәббәт үрнәге
Тугрылык һәм мәхәббәт үрнәге

 

60 ел бергә иңне-иңгә куеп, матур гомер кичергән Муллаян һәм Оркыя Сәлимовлар гаиләсе –  туганнары, якыннары һәм аларны белгән һәркем өчен ныклык, тугрылык, ихласлык һәм үзара мәхәббәт үрнәге.

 

Хайваннарны дәвалау теләге Муллаянда кечкенә чагында ук барлыкка килә. Хыялын тормышка ашыру өчен егет мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак зооветеринария техникумына укырга керә.

Диплом алгач, хезмәт эшчәнлеген Әсән ветеринария участогында башлый. Аннары, районда таләп ителгән белгеч, Миңеште һәм Әңгәсәк авылларында, ул вакыттагы Дүртөйле эшчеләр бистәсендә ветеринария фельдшеры, өлкән зоотехник, Дүртөйле терлек авыруларына каршы көрәш станциясенең дезинфекция отряды начальнигы, паразитар станциясенең әйдәүче ветеринария табибы вазифаларында эшли.

«Безнең эш хайваннарга профилактика чаралары үткәрү һәм аларны дәвалау белән бәйле», – ди Муллаян Әхмәй улы. Еллар үтү белән тәҗрибә һәм осталык килә. Шуңа карамастан, Сәлимов даими рәвештә һөнәри белемнәрен камилләштерү өстендә эшли. 1978 елда аны Башкортстан авыл хуҗалыгы институты каршындагы квалификация күтәрү курсларына җибәрәләр. Муллаян Әхмәй улы тәҗрибәле белгеч һәм остаз буларак яшьләргә нигезле тәкъдимнәр һәм гамәли киңәшләр бирә. Муллаян Сәлимов күпьеллык намуслы хезмәте өчен берничә тапкыр Мәскәү шәһәренә ВДНХга баруга лаек була, ведомство мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Муллаян Әхмәй улы 1999 елда яше буенча пенсиягә чыккан, әмма җитәкчелек үтенече буенча рәсми рәвештә хезмәт эшчәнлеген 2005 елга кадәр дәвам иткән, хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә.

Уфа медицина техникумын тәмамлагач, Оркыя туган якларына кайта. Әти-әнисе – Гази белән Зәмзәмия Ситдыйковлар кызларына алга таба эшләү сайлый. Аны Миңештегә фельдшер-акушерлык пункты мөдире итеп билгелиләр. Җитез, үткен Оркыя, медицина эшчәнлеген оста оештырып, авыл халкының да, җитәкчеләрнең дә мәхәббәтен, ихтирамын, ышанычын яулый. Хәтта бала табучы хатыннар өчен дүрт койкалы бала тудыру йорты ачуга да ирешә. Ул вакытта бу районның сәламәтлек саклау өлкәсендәге зур казаныш була.

Оркыя Гази кызы үзенең эшләгән елларын шулай дип искә төшерә: «Бала тудыру йортының үзенчәлекле атмосферасы, энергетикасы, пациентларымның шатлык яшьләре белән тулы күзләре, кечкенә кешенең беренче тын алуы һәм ачы итеп елавы әле дә төшләремә керә». Оркыя апа дөньяга килгән һәр балага, тылсымлы фәрештә кебек, үз җанының бер өлешен салган. 38 ел акушерка булып эшләгән һәм «Хезмәт ветераны» дигән мактаулы исемне горур йөртә. Бу еллар эчендә ул, әлбәттә, статистика алып бармаган, ә исәпләсәң, Оркыя Гази кызы район халкының яртысыннан күбрәгенә тормыш бүләк иткәндер һәм бу чыннан да мактауга лаек!

Мәхәббәт һәм татулыкта яшәгән бәхетле гаилә пары ике искиткеч бала – бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Радик – уңышлы эшкуар, аның кибетләр челтәре бар. Рида мәктәптә чит телләр укы итеп, ике онык һәм ике оныкчык бүләк иткәннәр.

Бриллиант туйларын билгеләп үткән Муллаян белән Оркыя Сәлимовлар үзләре салып кергән иркен, матур йортта яшиләр. Аларның һәркайда – өйләрендә, ихаталарында һәм бакчаларында да пөхтәдек, тәртип.

Сәлимовларның районыбызның «Юлдаш» һәм республиканың «Өмет» газеталарының күптәнге һәм даими дуслары булуын билгеләп үтү куанычлы. Ветераннар илдәге үзгәрешләрне һәм сәяси вакыйгаларны күзәтеп торалар, махсус хәрби операция зонасында сугышкан яугирләребезнең язмышы турында борчылалар.

Муллаян һәм Оркыя Сәлимовларныкы кебек искиткеч гаиләләр тирән ихтирамга һәм соклануга лаек. Алар гаилә тормышын төзи генә башлаучыларга һәм хәтта стажлы парларга да үрнәк булып тора.

 

Фәнис Галләмов.

Дүртөйле районы.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас