Яңалыклар
12 декабрь 2024, 06:36

Цирк бинасы булачакмы?

"Без цирк бинасын реконструкцияләүне Федераль адреслы инвестицион программага кертүгә ирештек." 

Цирк бинасы булачакмы?Цирк бинасы булачакмы?
Цирк бинасы булачакмы?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан республикасы Дәүләт Җыенына юллама белән чыгыш ясаганда цирк бинасының киләчәк язмышы турында әйтте.

-Башкортстанның мәдәни тормышында быел зур вакыйгалар булды – «Китап бәйрәме» икенче форумы, Русиянең кече шәһәрләре театрлары фестивале, «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале, БДБ илләренең XVII иҗади һәм фәнни интеллигенция форумы һәм башкалар. Без цирк бинасын реконструкцияләүне Федераль адреслы инвестицион программага кертүгә ирештек. 2026 елда аны тергезә башлыйбыз, – дип билгеләде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы шулай ук Уфада «Әр-Рәхим» мәчете һәм Воскресенск соборы төзелеше дәвам итәчәген хәбәр итте. Ул шулай ук республикада дәүләт курайчылар ансамбле оештырылуын, 10 октябрь Курай көне дип игълан ителүен билгеләп үтте. Башкортстанда 15 муниципаль мәдәният объекты ремонтланды, башка мөһим казанышлар да бар.

Фото: Ачык чыганак

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас