Яңалыклар
12 декабрь 2024, 12:22

Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры итеп Андрей Назаровны билгеләү турындагы указга кул куйды.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләндеРеспублика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләнде
Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры итеп Андрей Назаровны билгеләү турындагы указга кул куйды. Элегрәк аның кандидатурасын төбәкнең Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутатлары хуплаган иде.

Белешмә:

Назаров Андрей Геннадьевич 1970 елның 28 апрелендә Баймакта туган. Сәяси фәннәр кандидаты. 1998 елда Сибай шәһәр шурасына депутат итеп сайлана. 1998-2004 елларда Чиләбе өлкәсенең Магнитогорск шәһәрендә Башкортстан Республикасы вәкиллеген җитәкли. 2001-2006 елларда-Башкортстан Сәүдә-сәнәгать берлеге идарәсе рәисе. 2003 елда Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтае депутаты итеп сайлана. 2005 елда Башкортстан Республикасы эшмәкәрлек оешмалары Ассоциациясе рәисе итеп сайлана. 2006 елда Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Стратегик эшләнмәләр үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә. 2007-2011 елларда-Русия Федерациясе Федераль җыелышы Дәүләт Думасы депутаты. 2010 елда «Эшлекле Русия» бөтенрусия иҗтимагый оешмасы рәисе урынбасары итеп сайлана. 2014-2019 елларда - «Эшлекле Русия»гомумрусия иҗтимагый оешмасы рәистәше. 2019-2020 елларда - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары. 2020-2024 елларда - Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры. Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Башкортстан Республикасының атказанган төзүчесе. Русия Федерациясе Президентының Мактау грамотасына, Салават Юлаев һәм Григорий Аксаков орденнарына лаек.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас