Башкортстанның МФЦ белгечләре күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү өлкәсендәге хезмәтләргә документлар кабул иткәндә гариза бирүчеләрнең электрон почта адресларын мәҗбүри рәвештә кертәчәкләр. Бу чара гражданнар һәм бизнес вәкилләре белән хезмәттәшлекне яхшыртуга, шулай ук сорауларны эшкәртү процессын тизләтүгә юнәлдерелгән. Электрон почта турындагы мәгълүмат бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертеләчәк. Мондый яңалык төбәк Росреестры һәм МФЦ җитәкчеләре катнашындагы уртак киңәшмәдә расланды.
– Росреестр һәм МФЦ стратегик партнерлар булып тора, алар арасында 2022 елдан кәгазьсез әйләнеш җайга салынган. ЕГРНда күчемсез милек хуҗаларының электрон почтасы булу күчемсез милекне теркәүгә документлар килү, документларны кире кайтару, техник һәм реестр хаталарын төзәтү, хокук ияләренең мәгълүматларын яки күчемсез милек объекты характеристикаларын үзгәртү турында гражданнарга үз вакытында хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип сөйләде росреестр идарәсе җитәкчесе.
Фото: pravitelstvorb.ru