Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыелышына юллама белән чыгыш ясаганда кешеләрне борчыган экология мәсьәләсенә дә тукталды. Чыгышында моның җитештерүчеләрнең тоткан карашына бәйле булуын билгеләде.
Хәбиров белдерүенчә, быел Стәрлетамак һәм Салават предприятиеләре пычратучы матдәләр бүлүне киметү проектларына 2 млрд сум салганнар. Республика Башлыгы Башкортстан хөкүмәтенә предприятиеләр белән яңа килешүләр төзегәндә мәсьәләне чишү өстендә эшләргә кушты.
Республика җитәкчесе Каты коммуналь калдыклар белән мөрәҗәгать итү реформасын тормышка ашыру темасына да кагылды..
«Чүп реформасы турында әйткәндә, без эшне буш урыннан, система көйләнмәгән чакта кешеләрдән акча алмас өчен, эшне минималь тарифлардан башладык. Хәзер бездә контейнерлар мәйданнары, чүп-чар ташу оештырылган. Реформаның беренче этабын үттек. Хәзер аның икенче этабына— сортларга аеру, утильләштерү һәм эшкәртү —күчәргә кирәк. 2030 елга кадәр республикада калдык-постыклар белән эшләү буенча 6 яңа заманча комплекслы объект эшлиячәк», -диде республика Башлыгы.