Башкортстанда якындагы өч көн карлы булачак, дип хәбәр иттеләр төбәк синоптиклары.
Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада җепшек кар явуы көтелә, урыны белән көчле кар явачак. Кайбер районнарда буран, бозлавык, электр чыбыкларына һәм агачларга җепшек кар ябышу көтелә, юлларда кар көртләре барлыкка киләчәк, бозлавык күзәтеләчәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчәючән. Көндез температура – 0, -5 градус.
Җомга көнне, 13 декабрьдә, Башкортстанда яшәүчеләрне янә кар явуы, урыны белән көчле буран көтә. Юлларга кар салачак, бозлавык көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача, урыны белән көчәючән. Төнлә -5, -10 градус, көндез 0, -5.
Шимбә көнне, 14 декабрьдә, синоптиклар шулай ук кар явуын фаразлый. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле җил. Төнлә һәм көндез температура -7, -12 градус, төнлә аязытканда -17 градуска кадәр.
Ниһаять, бар дөнья ап-ак юрганга төренәчәк!
Чыганак: bashinform.ru