Яңалыклар
12 декабрь 2024, 06:09

Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт!

БР Дәүләт Җыелышына еллык Юлламасын укыганда Радий Хәбиров төбәк аграрийларына – чын Хезмәт Геройларына рәхмәт белдерде.

Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт!Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт!
Авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт!

 Башкортстан Башлыгы фикеренчә, республика елдан-ел алдынгы аграр төбәкләрнең берсе буларак үз позицияләрен ныгыта. Авыр һава шартларында авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре мул уңыш җыялар. Быелгы кебек рекордлар куялар - 2,6 млн тонна шикәр чөгендере, 700 мең тоннадан артык майлы культуралар.

БР Дәүләт Җыелышына еллык Юлламасын укыганда Радий Хәбиров төбәк аграрийларына – чын Хезмәт Геройларына рәхмәт белдерде!

 -Терлекчелек турында да шуны ук әйтергә була. Башкортстан сөт җитештерү һәм эре мөгезле терлекләр саны буенча алда бара. Безнең кошчылыкны үстерү өчен потенциалыбыз бик зур. Без программаны 2027 елга кадәр эшләдек, бу юнәлешкә ярдәм итәчәкбез. Республика АПКны технологик модернизацияләүгә актив ярдәм итә. Быел гына да дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә безнең аграрийлар 11 млрд сумга якын 2,4 мең берәмлек техника сатып алдылар. Инвесторлар белән уңышлы эшлибез. Быел биш эре проект гамәлгә ашырылды, киләсе елда тагын икесе тәмамланачак", - диде.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас