Башкортстанда чит ил технологияләре һәм биоматериаллары импортын алмаштыру буенча эшләр дәвам итә. Аграр университет мөгезле эре мал селекциясе белән уңышлы шөгыльләнә. Радий Хәбиров БР Дәүләт Җыелышына Юлламасын яңгыратканда БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына токымчылык хуҗалыкларының университет программаларында актив катнашуларын тәэмин итәргә кушты.
«Безгә АПК өчен замана кадрлары үстерергә кирәк. Авыл белгечләренә яшәү, эшләү һәм ял итү өчен лаеклы шартлар тудыру мөһим. Без «Авыл территорияләрнең комплекслы үсеше» федераль программасы булышлыгында инфраструктураларны яхшыртабыз, тораклар, социаль объектлар төзибез. Киләсе елда «Таврос» компанияләр төркеме Чишмә районында үзенең хезмәтчәннәре өчен авыл төзи башлаячак , атап әйткәндә, 100 торак төзеләчәк. Бу — республиканың алдынгы предприятиеләр өчен яхшы үрнәк»,—диде Радий Хәбиров.
"Башинформ" буенча.