Башкортстан Башлыгының республика Дәүләт Җыенына Юлламасының төп темаларыннан берсе җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, уңайлы шәһәр мохите булдыру булды.
2024 елда Башкортстан уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I Милли премия лауреаты булды, кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыру буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр саны буенча 4 урынга чыкты. Җәлеп ителгән федераль акчалар күләме буенча Башкортстан – беренче урында. Быел Башкортстанда 123 иҗтимагый киңлек төзекләндерелде, 2025 елга тагын 94 территорияне төзекләндерү планлаштырыла. Радий Хәбиров быел 450 еллыгын билгеләп үткән республика башкаласы Уфаны төзекләндерүгә аерым тукталды.
–Уфа үзенең юбилеен яңартылган мәйданнар, парклар һәм скверлар, мөһим социаль объектлар белән каршылады. Безнең башкалабызга күп көч һәм чыгымнар кертүебез – дөрес гамәл. Башкала - бөтен республиканың йөзе, һәм ул елдан-ел яхшырак, уңайлырак булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров. -Аннары ул Уфаны төзекләндерү өлкәсендә 2025 елда гамәлгә ашырыла башлаячак төп планнарын әйтте. "Киләсе елда Ленин исемендәге паркны реконструкцияләүгә керешәбез. Бу бик күп объектлары булган бик мөһим территория. Халык белән очрашулар һәм фикер алышулар оештырабыз. Беренчел кыяфәтне сакларга, шул ук вакытта паркка яңа эчтәлек өрергә тырышачакбыз. Уфа үзәгендә республиканың иң уңышлы җитәкчеләренең берсе – Мидхәт Закир улы Шакировка һәйкәл куябыз. Милли герой Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләүне башлыйбыз. Монда җавапсызлык күрсәтергә ярамый. Без экспертиза тарафыннан куелган һәйкәлнең бөтенлегенә янаган бик җитди проблемаларны күрәбез. Шуңа күрә кичекмәстән эшкә керешергә кирәк.
Фото: Башинформ