Яңалыклар
11 декабрь 2024, 06:43

Уфага Русия яшьләр хәрәкәте лидеры килде

Башкортстанда «Беренчеләр хәрәкәте» 200 меңнән артык укучыны һәм аларның остазларын берләштерә.

Уфага Русия яшьләр хәрәкәте лидеры килдеУфага Русия яшьләр хәрәкәте лидеры килде
Уфага Русия яшьләр хәрәкәте лидеры килде

Бу атнада республикага «Беренчеләр хәрәкәте» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсе рәисе, Русия Герое Артур Орлов килде.

Ул БР Башлыгы Радий Хәбиров белән төбәктә яшьләр сәясәте үсеше турында фикер алышты. Радий Хәбиров үсеп килүче буын белән эшләүнең зур әһәмиятен билгеләде. Республика «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы белән тыгыз элемтәдә тора. Безнең төбәк хәрәкәтнең грант конкурсларында алдагы урыннарда бара.  Мәсәлән, 2024 елда республиканың 32 оешмасы гомум 62 млн. сумга грант җиңүчеләре булган.  

Артур Орлов «Беренчеләр хәрәкәте»нә ярдәм күрсәтелүе өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Ул Башкортстанда «Тарихны саклаучылар» бөтенрусия проектында катнашучыларның слетын үткәрергә тәкъдим итте. Слетның төп максаты –  париотизм тәрбияләү, тарихи истәлекләрне саклау, яшьләрдә лидерлык сыйфатларына үстерү.

         Башкортстанда үткәреләчәк яшьләр слетында Русиянең бөтен төбәкләреннән 800 кеше катнашачак.  Радий Хәбиров Орловның инициативынсын хуплады.  «Без план төзербез, оештыручылар белән аны тикшерербез. Мондый зуркүләмле вакыйгаларны үткәрү өчен бездә иркен мәйданнар бар»,—диде ул.

                                      *****

         10 декабрьдә  видеоэлемтә аша Башкортстанның Уфа, Агыйдел, Күмертау шәһәрләрендә, Краснокама һәм Хәйбулла районнарында , барлыгы 5 яшьләр үзәкләре ачылды.

«Беренчеләр хәрәкәте» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте идарәсенең республика бүлеге советы рәисе Ранис Хәсәнов белдерүенчә, Башкортстанда «Беренчеләр хәрәкәте» 200 меңнән артык укучыны һәм аларның остазларын берләштерә. Җирле бүлекләр бөтен муниципалитетларда да ачылган. Барлыгы 1600 беренчел бүлек эшли.

 «Беренчеләр хәрәкәте»нә 6дан 18 яшькә кадәрле һәр теләгән бала керә ала. Мәктәп укучыларыннан тыш, колледжлар һәм вузлар студентлары да аның әгъзалары.  Быел 8 вузда «Беренчеләр хәрәкәте» ачылган.

          

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас