Кичә, 9 декабрь көнне, “Башкирия” кунакханәсенең “Нарыстау” залында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган тантаналы чара үткәрде.
Чарада һәрвакыттагыча Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.
Кичә мәшһүр тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның истәлегенә фильм күрсәтүдән башланды. Гармунчы Салават Әксәнов тальянда Фән абыйның яратып башкарган көйләрен уйнады. Кичәнең тантаналы өлешендә мәшһүр татар композиторларының классик әсәрләре башкарылды.
Тамашачылар алдында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, опера җырчысы, «Алтын битлек» премиясе иясе Илһам Вәлиев; Уфа дәүләт сәнгать институты профессоры, Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев һәм Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Идрис Газиев; Идрис Мөдәрис улының укучылары Вилдан Абраров, Юнир Хисмәтуллин, Язгөл Гайсина чыгыш ясады.
Фортепиано партиясен Х. Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторийның сәнгать җитәкчесе,
Башкортстанның халык артисты Индира Әсәдуллина һәм Елена Носорева башкарды. Чараны Уфа "Нур" татар дәүләт театры актрисасы, Башкортстанның халык һәм Татарстанның атказанган артисты Дамира Сәетова алып барды.
Музыкаль өлештән соң Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев үз халкына, милләтенә хезмәт иткән, узып баручы елда күркәм юбилейларын каршылаучы милләттәшләребезгә бүләкләр тапшырды.
Шулай ук ил күләмендә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында “Өмет” редакциясе белән берлектә оештырылган “Бер гаилә тарихы” конкурсын алып барганы һәм ел дәвамында гаилә темасын яктыртканы өчен Эльмира Ибраһимова бүләкләнде. (Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре конкурста җиңүчеләргә дә бирелде. Алар редакциядә ел йомгаклары ясалганда тапшырылыр.)
Бүләкләүләрдән тыш, кичәдә конгресс эшенең төп моментлары, аның татар мәдәниятен, телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән казанышлары, проектлары турында видеоязма күрсәтелде. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев чыгышында да сүз шушы хакта булды.
Төрле өлкәдә, төрле юнәлештә, әмма бер максатта хезмәт иткән- үз милләте һәм аның киләчәге өчен янып яшәгән фикердәшләр җыелган залда искиткеч җылы атмосфера иде. Танышлар очрашты, таныш булмаганнар танышты бу чарада. Һәм әлеге аралашудан һәркем яшәешенә мәгънә өстәрлек җылылык һәм яктылык алып таралышты.
Фото: Ильдар Еникеев