-3 °С
Кар
Бүген, 10 декабрьдә, республиканың көньягында кар явуы көтелә. Аерым участокларда кар сырынтылары хасил булачак. Җил көньяк-көнбатыштан талгын, урыны белән көчәючән. Көндез термометр баганалары -5 -10°га кадәр салкын күрсәтәчәк.
Чәршәмбе көнне, 11 декабрьдә, шулай ук бераз кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә. Төнлә -5, -10°, аязытканда -15°, көндез -3, -8°.
Календарьда кыш булуына карамастан, әлегә кар эллә ни күп яумады, шәһәр урамнары пычранды. Бераз кар яуса, бар дөнья янә ап-ак юрганга төренер иде.
Чыганак: bashinform.ru