Бүген, 6 декабрьдә, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Югары Судының Юристлар көненә багышланган тантаналы җыелышында катнашты. Төбәк җитәкчесе судьялар корпусы вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
– Сезнең киңәшмәдә катнашуыма һәм намуслы хезмәтегез, профессионализмыгыз, законлылыкны һәм хокук өстенлеген ныгытуда принципиальлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерүемә шатмын, – диде Радий Хәбиров. – Бүген икътисад үсешен, предприятиеләрнең, бизнесның, социаль өлкәнең, иҗтимагый һәм сәяси оешмаларның уңышлы эшен юридик тәэмин итүдән башка күз алдына да китереп булмый. Сезнең тикшерелгән һөнәри карарларыгыз республиканың алга баруына ярдәм итә, күп очракта кешеләрнең язмышын билгели.
Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, халыкка иң якын суд хакимияте вәкилләре – мировой судьялар. 2024 елда Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә республикада мировой судьяларның 14 суд участогында капиталь ремонт үткәрелде. Бу юнәлештә биш елга исәпләнгән эшләр алга таба да дәвам итәчәк.
Башкортстан Югары Суды рәисе Раил Шәйдуллин судьялар корпусына ярдәм иткәннәре өчен төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.