Башкортстанда “Кәсепчеләр атналыгы”нда Русиядән, Үзбәкстаннан һәм Кыргызстаннан 200дән артык оста җыелды.
5 декабрьдә “ЭКСПО” күргәзмә комплексында ел саен үткәрелә торган “Һөнәрләр атналыгы” старт алды. Быел чарада инең 10 төбәгеннән, шулай ук Үзбәкстан һәм Кыргызстаннан 200дән артык оста һәм һөнәрче катнаша.
– Хәзерге вакытта традицион һөнәрчелек күнекмәләре һәм белемнәр креатив эшкуарлыкның яңа формалары өчен илһам чыганагы булып тора. “Һөнәрләр атналыгы” кебек чаралар аларны саклап калу һәм популярлаштыру өчен генә түгел, ә осталарның продукциясен алга этәрү өчен дә мөһим корал булып тора, – ди эшкуарлык һәм туризм министры вазифаларын башкаручы Зөһрә Гордиенко.
– Без кәсепчеләргә тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, үзләренең һөнәри үсеше өчен яңа белемнәр: үз товарларын презентацияләү, алга җибәрү һәм сату күнекмәләре алу өчен шартлар тудырырга омтылабыз, – дип сөйләде Башкортстанның Туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев.