Яңалыклар
6 декабрь 2024, 16:09

Инвалидларга эш урыннары тәкъдим иттеләр

Инвалидлар турында хәстәрлек атналыгы чараларында 2400 кеше катнашты.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда Инвалидлар турында хәстәрлек атналыгы чараларында 2400 кеше катнашты.

Узган атнада республиканың мәшгульлек үзәкләрендә инвалид гражданнар өчен сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту буенча өч йөзгә якын махсуслаштырылган чара узды. Аларда 2,4 мең кеше, шул исәптән 900дән артык инвалид катнашты. Тематик атнада катнашучылар мәшгульлек өлкәсендәге хезмәтләр, инвалидларга эшкә урнашу һәм һөнәри белем бирүдә преференцияләр бирә торган программалар белән таныштылар.

– Агымдагы елның декабрь башына республика предприятиеләрендә стажировка программасын узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк инвалидлар үтте – 260 кеше! Программа үзенчәлекле хезмәткәргә остаз күзәтүе астында коллективка ияләшергә мөмкинлек бирә. Бүген эш бирүчегә һәр дәгъвачы кадерле, ә аның үзенчәлекләре еш кына конкурент өстенлеккә әверелә, – ди Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифаларын башкаручы Ленара Иванова.

Инвалидлар турында кайгырту атналыгы чараларында 110 эш бирүче катнашты. Алар мөмкинлекләре чикле булганнарга 345 вакансия тәкъдим итте. Ел башыннан республиканың мәшгульлек хезмәте ярдәмендә 1650 кеше эш тапкан.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас