-3 °С
Кар
Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерүенчә, Мәскәүдә быел да Яңа елны каршы алаганда фейерверк аттыру планлаштырылмаган.
2023 елны да Яңа елда һәм Раштуа бәйрәмендә дә ут гөлләмәләре аттырмау турында карар кабул ителгән иде. Мәскәү 2022 елда да фейерверклар шаулатмады.
"Актив гражданин"да сораштырулар үткәрелгән соң башкала җитәкчелеге шундый карар кабул иткән. Ул чакта 300 мең кеше үз фикерен белдергән.
Фото: katarintravel.by