Яңалыклар
6 декабрь 2024, 11:32

Авылда почта бүлеге ачылды

Ул тиз тергезелә торган конструкцияләрдән куелган. 

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Авыргазы районы Толбазы авылында яшәүчеләр хәзер тиз тергезелә торган конструкцияләрдән яңа бүлекчәдә почта хезмәте алалар. Ул авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасы буенча куелган.

Бүлекне ачу тантанасында Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары вазифаларын башкаручы Ирек Сәгыйтов, Авыргазы районы хакимияте башлыгы Арслан Шаһаретдинов һәм Федераль почта элемтәсенең Башкортстан идарәсе директоры Ленард Шәфыйков катнашты.

– Башкортстанда почта челтәре даими рәвештә үсә, хезмәт күрсәтү сыйфаты яхшыра, күрсәтелә торган хезмәтләр исемлеге киңәя. Авыргазы районында өч почта бүлекчәсе яңартылды, – диде үзенең сәламләү сүзендә Ирек Сәгыйтов.

– Модернизацияләүнең төп бурычы – авыл халкына заманча һәм уңайлы бүлекләрдә почта һәм финанс хезмәтләре алу мөмкинлеге бирү генә түгел, ә аларны социаль һәм дәүләт сервисларының туплану ноктасы итү. Барлык ремонт һәм монтаж эшләрен җирле подрядчылар башкаруын аерым билгеләп үтәм. Бу төбәктәге бизнеска өстәмә ярдәм булып тора, – дип сөйләде Ленард Шәфыйков.

Почта бүлекчәсе 10000нән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Бүлек атнага алты көн эшли.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас