Яңалыклар
6 декабрь 2024, 04:28

-20 градуска кадәр суыта

Кышның кары күренмәсә дә, салкыннары килеп җитте, шикелле.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Кышның кары күренмәсә дә, салкыннары клеп җитте, шикелле.

Ял көннәрендә республикада урыны белән -23 градуска кадәр суытачак, диләр Башгидрометта.

Бүген, 6 декабрьдә, көндез әллә ни явым-төшем булмый. Кайсыбер районнарда бозлавык, юлларда бозлавык. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан. Көндез һава температура -5, -10 градус булачак.

7 декабрьдә, шимбә көнне явым-төшем юк. Җил төньяктан көньякка үзгәрәчәк. Термометр баганалары төнен -11, -16 градус, урыны белән -18, -23 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -7, -12 градус тирәсе фаразлана.

8 декабрьдә, якшәмбедә, дә шундый ук һава торышы сакланачак. Явым-төшем күренми. Һава температурасы төнен -11, -16 градус, урыны белән -18, -23 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез шулай ук - 7, -12 градус салкын булачак.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас